6 октябрь көнне хакимияттә Район Башлыгы Валерий Чершинцев җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районында кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча Совет узды.
Актлар залында районның кече һәм урта эшмәкәрлек вәкилләре җыелды.
Чыгышлар башында кереш сүз белән Менделеевск муниципаль районы башлыгы-Валерий Чершинцев чыгыш ясады
Аннары эшмәкәрләргә коронавирус йогышы таралу чорында профилактик чаралар турында Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Алабуга, Менделеевск, Әгерҗе районнары буенча территориаль бүлеге баш белгеч - эксперты Ирина Вахонина сөйләде. Шулай итеп, ул сәүдә объектларында гриппны һәм коронавирус инфекциясен профилактикалауның төп кагыйдәләре турында сөйләде.
Оператив хәлләр, сәүдә нокталарында куркынычсызлык чараларын бозган өчен административ җәзалар турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Менделеевск районы буенча бүлеге начальнигы Иван Егоров сөйләде.
Зөлфия Нургалиева-Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 9 нчы номерлы районара салым инспекциясенең баш дәүләт салым инспекторы вакытлы керемгә бердәм салымны (ЕНВД) гамәлдән чыгару турында мәгълүмат белән чыгыш ясады.
Татарстан Республикасында эшкуарларга ярдәм итү чаралары турында «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды»КБОның төбәк вәкилләрен координацияләү бүлеге башлыгы Сергей Морозов сөйләде. Шулай ук ул студент - эшмәкәрләргә маркетплейсларда сатыла торган товарларны урнаштыру юлы белән ярдәм итү турында сөйләде.
Алга таба Альбина Беляева-Алабуга шәһәрендәге филиалы «Газпромбанк» АҖнең банк продуктлары, хезмәт хакы карталары, юридик затларга кредитлар бирү һ. б. турында сөйләде.
Республика маркетинг үзәге ресурсларыннан файдалануның өстенлекләре турында республика Маркетинг үзәгенең баш белгече Гөлназ Шәвәлиева хәбәр итте.
Ахырдан Валерий Чершинцев йомгак ясады. Ә җыелган эшмәкәрләр үзләрен борчыган сораулар бирделәр.