6 октябрь көнне район хакимиятендә район башлыгы Валерий Чершинцев рәислегендә гражданнарны кабул итү булды.
Гражданнарны кабул итү – мөһим мәсьәләләр буенча турыдан-туры сөйләшү һәм аларны хәл итү өчен менә дигән мөмкинлек. Менделеевлылар җир мөнәсәбәтләренә, дарулар белән тәэмин итүгә,матди чаралар җитмәүгә кагылышлы төрле сораулар белән мөрәҗәгать итәләр.
Чираттагы кабул итүдә гражданнарны борчыган төрле проблемалар каралды. Шулай итеп, торак йортларның милекчеләре арасында гражданлык-хокукый мөнәсәбәтләр һәм кибет төзү өчен җир эшләренә рөхсәт турындагы мәсьәлә каралды.
Барлык мәсьәләләр дә каралды һәм алга таба хәл итү өчен контрольгә алынды.