Шимбә көнне Кокшай авыл клубы хезмәткәрләрен китапханә белән берлектә Алабугада узган "Цветаевский учер" дип исемләнгән чарага чакырдылар. Атказанган сәнгать эшлеклеләре,атказанган мәдәният хезмәткәрләре чыгыш ясады. Шагыйрь М.Цветаева сүзләренә җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Сергей Есенинның да шигырьләрен укыдылар. Китап күргәзмәләре оештырылды, барысын да "Цветаевский" пирогы һәм кофе белән сыйладылар. Барысына да бик ошады.