Учак яндыру традициясе 1986 елда Таруста барлыкка килә, анда Марина Ивановна үз балачагын уздырган. Хәзер символик утлар дөньяның төрле почмакларында ел саен кабызыла. Алабугада әлеге чарада Кокшан авыл клубы хезмәткәрләре китапханә белән берлектә булдылар. Алар шигырьләр укыдылар, Мария Цветаева һәм Сергей Есенин сүзләренә җырлар җырладылар. Шулай ук китап күргәзмәләре дә оештырылды, барысын да "Цветаев" пирогы һәм кофе белән сыйландылар.