Бүген Валерий Чершинцев җитәкчелегендәге район делегациясе Казанда Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чарада катнашты. Делегация составына шулай ук Менделеевск районының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Илнур Фәрухшин, крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Альберт Смирнов һәм районның башка авыл хуҗалыгы вәкилләре керде.