Пенсионерлар пенсияне китерү ысулын читтән торып үзгәртергә мөмкин

2020 елның 14 октябре, чәршәмбе

Менделеевск районындагы клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) пенсионерларга пенсия китерү ысулын үзгәртергә кирәк булса, алар моны өйдән чыкмыйча, дистанцион рәвештә эшли ала, дип хәбәр итә. Хәзерге вакытта пенсияләр "Россия Почтасы" бүлекләре яки кредит учреждениеләре аша җибәрелә.

Пенсияне китерү ысулын үзгәртү өчен, РПФның рәсми сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында тиешле гаризаны «шәхси кабинет» та бирергә кирәк.

Хәзерге вакытта эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә, Россия Пенсия фонды территориаль органнарының клиент хезмәтләрендә гражданнарны кабул итү бары тик алдан язылу буенча гына гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International