Сүз күп балалы аналарга пенсияне вакытыннан алда билгеләү турында бара: өч баласы булган хатын - кызларга пенсия яшен 3 елга, дүрт баласы булган хатын-кызларга 4 елга киметү. 5 һәм аннан да күбрәк баласы булган күп балалы аналар, элеккеге кебек үк, 50 ел пенсиягә чыга.
Өч һәм дүрт баласы булган әниләр беренче тапкыр пенсиягә вакытыннан алда чыгу хокукын алдылар.
Өч бала булганда, хатын-кыз 57 яшьтә пенсиягә чыга ала, бу яңа пенсия яшенә караганда өч елга алданрак. Хатын-кызның дүрт баласы булса, пенсиясен 56 яшьтә, дүрт елга иртәрәк билгелиләр.
Әмма 2020 елда күчеш чорын исәпкә алып, 56,5 яшькә җиткән, ягъни 1965 елда туган хатын-кызлар пенсиягә исәп тота ала. Аларга пенсиягә гомуми нигезләрдә бару отышлырак. Ә менә 4 баласы булган хатын-кызларга ташламалы пенсия сорап мөрәҗәгать итәргә була инде.
Шул ук вакытта, вакытыннан алда пенсиягә чыгу өчен, күп балалы аналарга 15 ел иминият стажы һәм 8 яшькә кадәрге балаларны тәрбияләү зарур. Балаларны карау, бала яшькә җиткәнче, шулай ук стажга кертелә. Өч бала өчен стажга 4,5 ел, дүрт бала өчен 6 ел кертелә. Шулай ук 2020 елда 18,6 пенсия коэффициенты булырга тиеш.
Күп балалы аналар пенсияне билгеләү һәм аларның пенсия хокукларын исәпкә алу өчен, алдан эш алып бару өчен, РПФ территориаль органнарының клиентлар хезмәтенә мөрәҗәгать итә алалар.