2020елның 17 октябреннән 18 октябренә кадәр Яр Чаллы шәһәрендә «фулл-контакт», «Лоу-кик белән фулл-контакт», «лайт-контакт» дисциплинасында кикбоксинг буенча Чаллы шәһәре һәм Тукай районы Ачык беренчелеге узды.
Ярышларда тренер Немтырев Олег Валерьевич җитәкчелегендә «Батыр» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр катнашты. Барлык көрәшләрнең нәтиҗәләрен исәпкә алып, җиңүчеләр билгеләнде: 2 урын-28кг авырлык категориясендә-Кривоконев Марк 2 урын 60кг авырлык категориясендә-Емельянов Артем Җиңүчеләр грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнде.