Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлеге банклар белән мәгълүмати хезмәттәшлек турында килешүләр төзүне дәвам итә.
Оешмалар арасында мәгълүмати хезмәттәшлек ана капиталын кредитларны түләүгә оператив рәвештә җибәрергә мөмкинлек бирәчәк, чөнки тиешле гаризаны хәзер банкта бирергә мөмкин. Ягъни ике мөрәҗәгать урынына – банк һәм Пенсия фондына – гаиләгә хәзер бары банкка гына мөрәҗәгать итү җитә, анда бер үк вакытта кредит рәсмиләштерелә һәм кредитны түләүгә яки беренчел взносны түләүгә гариза бирелә.
Шулай итеп, кредит чараларын җәлеп итеп, ана капиталы акчаларын файдалану күпкә уңайлырак булды.