23 октябрьдә бөек рус язучысы, Нобель премиясе лауреаты И.А. Бунинның тууына 150 ел тула. Шул уңайдан Бәзәкә урта мәктәбендә авыл китапханәсе белән берлектә “Бунинны укыйбыз” дигән флешбук үткәрелде.
Чарада мәктәпнең югары сыйныф укучылары катнашты. Иң элек китапханәче Ф.Башарова катнашучыларны кыскача язучының тормыш юлы белән таныштырды, иҗаты турында сөйләп үтте, “И след мой в мире есть” дигән китап киштәсендәге китапларга күзәтү тәкъдим итте. Укучылар язучының төрле елларда язылган шигырьләрен һәм “Холодная осень” хикәясен укыдылар. Соңыннан рус әдәбияты укытучысы Р.Каримуллина чараны йомгаклап тыңланган әсәрләргә анализ ясады.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)