Әлфия Когогина: Дәүләт Думасы кабул иткән закон сәламәтлекне саклауга, балалы гаиләләрне социаль тәэмин итү дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлдерелгән.

2020 елның 21 октябре, чәршәмбе

Бүген Дәүләт Думасы Президент Владимир Путин йөкләмәләрен үтәү йөзеннән, 2021 елның 1 мартына кадәр балаларга гариза бирмичә түләү турында закон кабул итте.

Дәүләт Думасы депутаты, Икътисадый сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы Әлфия Когогина новеллага болай дип аңлатма бирде: «керемнәре зур булмаган гаиләләрнең беренче яки икенче балалары туу сәбәпле айлык түләүләр алу процедурасын озайту турында Карар кабул итүне бик вакытлы һәм актуаль дип саныйм. Бу чара кешеләрнең сәламәтлеген саклау, балалы гаиләләрне социаль тәэмин итү дәрәҗәсен күтәрү һәм коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау өчен кирәк".

Закон нигезендә, беренче яки икенче балага уртача кереме ике яшәү минимумыннан артмаган гаиләләргә ай саен бирелә торган түләүләр 2021 елның 1 мартына кадәр озайтыла. Мондый процедура агымдагы елның апрель-сентябрь айларында гамәлдә булды, һәм 2 октябрьдән түләүне озайту өчен янә гариза тапшырырга кирәк иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International