21 октябрь көнне мәктәпкәчә яшьтәге балалар бакчасында китапханәче Рузалия Яраханова "Витамин янында кунакта" алма бәйрәме үткәрде. Балалар алмаларның файдалы үзлекләре турында күп кенә кызыклы яңалыклар белделәр, табышмакларга җаваплар таптылар, мәкальләр һәм әкиятләрне искә төшерделәр, аларда бу могҗиза - җиләк-җимеш бар. Балалар рәхәтләнеп "Алма җый" уенын уйнадылар, пластилиннан алма ясадылар. Чара азагында яңа китапларга күзәтү ясалды.