» Менделеевск районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге " дәүләт казна учреждениесе хәбәр итә, Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт социаль ярдәмен күрсәтүгә юнәлдерелгән чараларны тормышка ашыру кысаларында аз керемле гаиләләргә, аз керемле ялгыз яшәүче гражданнарга бер үк вакытта түбәндәге шартларны үтәгәндә дәүләт социаль ярдәмен күрсәтә:
- гаиләнең җан башына уртача кереме яшәү минимумыннан түбәнрәк;
-әгәр гаиләнең (гражданның) мөлкәти тәэмин ителеш дәрәҗәсе «Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турында»2004 елның 8 декабрендәге 63-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законына кушымтада билгеләнгән гаиләнең (гражданның) мөлкәти тәэмин ителеше дәрәҗәсеннән артмаса.
Әгәр сез шундый шартларга эләксәгез, сезгә эшкә урнашуда ярдәм күрсәтү, дәүләт социаль ярдәме күрсәтүгә социаль контракт төзеп, ай саен 10085 сум күләмендә социаль пособие (хезмәт хакына өстәмә) түләп, халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә мөрәҗәгать итәргә киңәш итәбез.
Ай саен социаль пособие 12 айга кадәр эшкә урнашкан көннән түләнә.
Менделеевск шәһәре, Фомин ур., 19 йорт, 4 кат, ГКУ «Менделеевск районы ЦЗН», эшкә урнашу бүлеге, тел. (85549) 2-07-86.