Бүген, 28 октябрьдә, хакимияттә район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева җитәкчелегендә санитария-эпидемияләргә каршы комиссия булды.
Комиссия эше Менделеевск муниципаль районы территориясендә коронавирус йогышы таралуга юл куймау буенча чаралар турындагы мәсьәләләрне карап тикшерүгә юнәлтелде.
Районда массакүләм мәдәни чаралар үткәрүне чикләү турында Карар кабул ителде.
Бүгенге көндә Менделеевск районының 65 яшьлек өлкән яшьтәге кешеләр беренче чиратта кирәкле азык-төлек продуктлары, дарулар һәм башка сораулар белән 8 (85549) 2-00-76 телефоны аша мөрәҗәгать итә алалар.
Сәүдә объектларын һәм кешеләр күпләп җыела торган урыннарны, коронавирус йогышы таралмау чараларын үтәү, битлек режимын үтәү, социаль дистанцияне үтәү өчен тамгалар булу, антисептиклар булу-булмауга тикшерү буенча актив эш алып барыла.
Эш урыннарында күрсәтмәләрне үтәү мөһим: көндәлек тән термометриясен үткәрү, дезинфекция һәм эш урыннарын эшкәртү.
Шулай ук пассажирлар ташу өлкәсендә дезинфекция чараларын көчәйтү кирәклеге турындагы мәсьәлә дә каралды.
Хөрмәтле Менделеевскида яшәүчеләр!
Авыруның иң кечкенә билгеләре булганда медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә чакырабыз.
Саклагыз битлек режимы һәм социаль дистанцияне. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!