Мәгариф һәм мәдәният өлкәсендәге оешмалар хезмәтләренең сыйфатын бәйсез бәяләү (НОК) җәмәгать контроле формаларының берсе булып тора һәм гражданнарга мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә хезмәтләр күрсәтү турында мәгълүмат бирү, шулай ук күрсәтелгән оешмаларның эшчәнлек сыйфатын яхшырту максатларында уздырыла.
Бәйсез бәяләү Татарстан Республикасында һәм тулаем Россия Федерациясендә учреждениеләр рейтингын билгеләргә мөмкинлек бирә.
Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районында мәдәният һәм мәгариф оешмалары тарафыннан хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләүне Менделеевск муниципаль районы хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү үткәрү буенча Иҗтимагый Совет үткәрә.
Иҗтимагый совет тарафыннан оештырыла торган сыйфатка бәйсез бәя бирү елына бер тапкыр һәм өч елга бер тапкырдан да сирәгрәк үткәрелми
Татарстан Республикасының һәр гражданины Менделеевск муниципаль районының рәсми сайтында «Менделеевск муниципаль районының Иҗтимагый советы» өстәмә битендә онлайн-сораштыру узып, мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә эшчәнлек алып баручы оешмалар тарафыннан хезмәт күрсәтү сыйфатын бәяли ала.