Бүген район хакимиятендә район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева рәислегендә онлайн режимында иртәнге планерка булды.
Киңәшмә барышында Менделеевск районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге мәсьәләләре каралды. Районда теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 1,46% тәшкил итә.
Шулай ук идарәче компаниягә кергән мөрәҗәгатьләрне эшкәртү буенча сораулар каралды. Кичәге көн эчендә компаниягә 16 мөрәҗәгать керде.
Өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм күрсәтү өчен «Кайнар линия» эше дәвам итә. 65 яшькә кадәрге өлкән кешеләр беренче чиратта кирәкле азык-төлек продуктлары, дарулар һәм башка сораулар белән 8 (85549) 2-00-76 телефоны буенча мөрәҗәгать итә алалар.
Менделеевскида халыкны гриппка каршы вакцинацияләү дәвам итә. Сораулар туганда 2-17-60 телефоны буенча шалтыратырга мөмкин.
Шулай ук Кураково авылында н.Л. Васильев КФХ фермасын эшләтеп җибәрделәр
Моннан тыш, гражданнарны диспансерлаштыруны уздыру, шәһәрне төзекләндерү һәм территорияләрне чистарту һәм гражданнар мөрәҗәгатьләре буенча да фикер алыштылар..
Исегезгә төшерәбез, җәмәгать урыннарында битлекләр йөртү һәм социаль дистанцияне үтәү дәвам итә.