28 октябрь көнне Татар китапханәсендә 7 нче мәктәпнең 3 сыйныф укучылары белән (Укытучылары: Әминова Г.Ф.) “Сугыш һәм балалар” дигән батырлык дәресе үткәрелде.
Бөек Ватан сугышы авырлыклары, бәла-казалары балалар һәм яшүсмерләр иңенә дә авыр йөк булып төште. Балалар бомбалардан һәм снарядлардан, блокадалы Ленинградта ачлыктан үлделәр, аларны белорус авылларында утта яндырдылар, концлагерьларга куып алып киттеләр. Зурлар белән беррәттән, балалар да барлык көчләрен җыеп, фашистларга каршы көрәштеләр. Фронтларда һәм партизан отрядларында бөтенләй яшь сугышчылар да катнашты.
Укучылар китапханәче сөйләгәннәрне тыңлап, китап күргәзмәсе белән таныштылар, “Дети-Герои” китабыннан Лара Михеенко турында язманы бергәләп укыдылар, пионер-геройлар турында видеоязма карап, аларның батырлыкларына сокландылар.
Дәрес ахырында, балалар белән, бүгенге тыныч тормышның кадерен белергә, тырышып укырга, шатланып яшәргә кирәклеге турында нәтиҗә ясалды.