30 октябрь илебездә Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Россия тарихында җан өшетерлек вакыйга булып уелып калган репрессия еллары әле бүген дә күпләрнең күңелендә саклана. Күпме кеше гөнаһсызга рәнҗетелеп, төрле җинаятьләрдә гаепләнеп, туган якларыннан куылган, физик һәм рухи яктан юк ителгән. Нахакка гаепләүләр күпме кешенең гомерен вакытыннан алда алып киткән, күпмесенең йөрәген, җанын әрнеткән, әби-бабалары нигезен, туфрагын соңгы сулышларына кадәр сагындырып яшәткән. Шул уңайдан, 30 нчы октябрь көнне Камай авылы китапханәсендә “Репрессияләнгән шигърият” исемле әдәби сәгать уздырылды.
Китапханәче Галимуллина Г.М. бу елларның фаҗигасе һәм репрессия корбаннары турында сөйләде, китап күргәзмәсе белән таныштырды.Әлеге чарада репрессияләнгән шагыйрьләрнең шигырьләре укылды. Күп кешеләрнең язмышын җимергән мондый фаҗигаләр башка кабатланмасын иде.
.jpg)
.jpg)
.jpg)