«МИР» Милли түләү системасына күчерү 2020 елның 1 октябренә кадәр тәмамланырга тиеш иде, ләкин коронавирус инфекциясе таралу һәм Россия Федерациясе территориясендә гражданнарның, бигрәк тә пенсия яшендәге затларның хәрәкәт чикләүләрен озайту шартларында, Россия Банкы 2020 ел азагына кадәр күчүне озайтты.
Искәртеп узабыз, бу таләп пенсия һәм башка социаль түләүләр алучы гражданнарга гына кагыла (MasterCard, Visa). Бу таләп почта элемтәсе бүлекләре аша, пенсияләр китерү белән шөгыльләнүче башка оешмалар аша, кредит оешмаларында счетларга (кертемгә), ягъни банк картасыннан башка түләүләргә кагылмый. Алар өчен берни дә үзгәрмәячәк, пенсияләр элеккеге кебек үк схема буенча биреләчәк.
Пенсия китерү ысулын сайларга яки аны электрон рәвештә РПФ сайтында һәм дәүләт хезмәтләре порталында яки шәхсән, РПФның территориаль органында яки КФҮтә гариза биреп, "гражданинның Шәхси кабинеты" аша үзгәртергә мөмкин.