Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе 2020 елның 29 октябрендә и.с. Садриев крестьян (фермер) хуҗалыгы территориясендә А (подтип Н5) тибындагы кош гриппы чыганагы (Татарстан Республикасы, Буа районы, Күл Черкене авылы) барлыкка килүе турында хәбәр итә.
Элегрәк Татарстан Республикасында кош гриппының 3 учагы теркәлгән иде:
08.10.202020 Г. Татарстан Республикасы, Буа районы, Карлы авылы адресы буенча урнашкан Хәйруллин М. М. крестьян-фермер хуҗалыгында;
22.10.2020 Г. Татарстан Республикасы, Мөслим районы, Баек авыл җирлеге, Дусай авылы адресы буенча урнашкан Шакирянов Р. Р. крестьян-фермер хуҗалыгында;
22.10.2020 Г. Татарстан Республикасы, Чүпрәле муниципаль районы, Яңа Чүпрәле авылы адресы буенча урнашкан Төхвәтуллин Ф.М. крестьян-фермер хуҗалыгында.
Югары тогенлы кош гриппын теркәгәндә эпизоотик учакта кошларны һәм кошчылык продукциясен яндыру ысулы белән тулысынча юкка чыгару башкарыла. Шуның белән бәйле рәвештә, барлык төр милек хуҗалыкларында йорт кошларын ирекле рәвештә урамда йөртүне булдырмау буенча эш алып баруыгызны сорыйбыз. Югары икътисади зыянны бетерү өчен каз, үрдәк, бройлер хуҗаларына кыска вакыт эчендә кош сугарга киңәш итәргә кирәк.