3 һәм 5 ноябрьдә Менделеевскида автомобильләрне законсыз тонировкалауны ачыклау буенча рейд узачак. Гамәлдәге кануннар нормалары нигезендә, машина пыяласының һәм автомобильнең алгы пыялаларының яктылыкны үткәрүчәнлеге кимендә 70% булырга тиеш. Әлеге таләпне үтәмәгән өчен административ штраф, КоАПның 12.5 маддәсенең 3.1 өлеше нигезендә, 500 сум тәшкил итә.