Дәүләт Думасы депутаты белән видеоэлемтә режимында эшлекле очрашу

2020 елның 2 ноябре, дүшәмбе

Короновирус инфекциясенең таралуын кисәтү чаралары белән бәйле рәвештә 2 ноябрьдә ZOOM конференциясе режимында РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина белән эшлекле очрашу узды.

Ана капиталы, ана капиталы средстволары хисабына айлык түләүләр, Чаллы зонасындагы гомуми эпидемиология торышы турындагы сораулар депутат Әлфия Когогина контролендә тора. Киңәшмә башында гомуми хәл турында Яр Чаллы шәһәрендәге РПФ Идарәсе башлыгы Эдуард Фәттахов хәбәр итте, аннары һәр клиент хезмәте җитәкчесе үз районы буенча мәгълүмат бирде. Менделеевск районында клиен хезмәте җитәкчесе (бүлек хокукларында) Раушан Иштанова ел башыннан ана капиталына 172 сертификат рәсмиләштерелүе, шуларның 150се актив режимда бирелүе турында сөйләде. Клиентлар хезмәтендә гражданнарны кабул итү, яклау нормаларын үтәп, алдан язылу буенча башкарыла.

2020 елгы яңалыкларның берсе-банктан кредит бирелгән кредит акчаларын җәлеп итеп, ана (гаилә) капиталы акчаларын файдалану турында гариза бирү, ягъни торак шартларын яхшыртуга гариза бирү.

         Пенсия фондының Татарстан бүлеге «ВТБ», «Сбербанк», «АК Барс Банк», «Россельхозбанк», «Акибанк», «Автоградбанк», «Альфа-Банк», «Банк Уралсиб» кебек эре банклар белән мәгълүмати хезмәттәшлек турында килешүләр төзеде.

Мондый очрашулар урыннарда проблемаларны ачыкларга һәм аларны бетерү буенча тиз һәм вакытында карарлар кабул итәргә мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International