4 ноябрьдә Россия халкы дәүләт бәйрәмен - Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтә. Бу бәйрәмнең тарихы тамырлары белән 1612 елда китә. Нәкъ менә 4 ноябрьдә (яңа стиль буенча) Кузьма Минин һәм Дмитрий Пожарский җитәкчелегендәге халык ополчениесе башкаладан Польша интервентларын алып чыгарды. Хәзерге Россиядә бәйрәм 2004 елның декабреннән бирле рәсми рәвештә расланган һәм ял көне булып тора.
Менделеевск районында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган бәйрәм концерты онлайн форматында узачак. Концерт 11: 00 сәгатьтә башлана.