Халыклар Бердәмлеге көне уңаеннан, Песәй мәдәният йортында китапханә белән берлектә "Безнең бердәм планета, безнең бердәм гаилә" дип исемләнгән мәгълүмати сәгать уздырылды. Каникул көннәре булуга карамастан, балалар күп килгәннәр иде. Аларга видеоролик, викторина тәкъдим ителде, китаплар күргәзмәсе оештырылды, төрле кызыклы биремнәр, пантомималар да балаларның күңеленә хуш килде.