Минем Республикамның төп дәүләт символлары

2020 елның 5 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Конституциясе көне уңаеннан Камай авылы китапханәсе  балаларны “Минем Республикамның төп дәүләт символлары“ исемле виртуаль дәрескә чакырды.

Китапханәче Г.Галимуллина презентация аша дәүләт символлары белән таныштырды .Аннан соң  укучыларга “Конституцияне беләсезме?” дигән уен тәкъдим ителде. Әлеге уенга сораулар балалар өчен язылган әкиятләрне кулланып төзелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International