6 ноябрь көнне Татарстанда зур бәйрәм! Бу көнне 1992 елда республикабызның Төп Законы - Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителде бу бәйрәм республика халкы өчен бик мөһим. Чөнки Конституцияне кабул итү Татарстан үсешенең иң мөһим этабы, яңа тарихи юлның башлангычы булды. Әлеге документ нигезенә Татарстанның бүгенгесе һәм киләчәге турында чын кайгырту, аны заманча демократик дәүләт итү омтылышы салынды. Эшчеләр Тат. Чаллыда яшәүчеләрне һәм кунакларны бәйрәм белән котлап, “Флаг төсләрендә” акциясе үткәрделәр.