Ватан сугышының яшь каһарманнары

2020 елның 13 ноябре, җомга

12 ноябрь көнне Бәзәкә китапханәсе урта мәктәп белән берлектә “Бөек Җиңүнең яшь каһарманнары” проекты кысаларында “Ватан сугышының яшь каһарманнары” дигән хәтер сәгате үткәрде.

Китапханәче кереш сүзендә балаларга сугыш китергән авырлыклар, Бөек Җиңү 27 миллион кеше тормышы бәрабәренә яулануы, оккупацияләнгән җирләрдәге яшүсмер һәм балаларның партизан отрядларындагы көрәшләре турында сөйләде. Советлар Союзы Герое исеме бирелгән герой-пионерлар турындагы мәгълүмат электрон презентация белән тулыландырылды. Мәктәп укучысы Р.Хузяхранова М.Алигерның “Зоя” поэмасыннан өзек укыды. Чара соңында Ф.Башарова “В жизни всегда есть место подвигу» дигән китап киштәсендәге әдәбият белән таныштырды, авыл китапханәсенә “бизяки.рф” волонтерлары эшләп биргән, авылыбыз ветераннары турында мәгълүмат тупланган “Үлемсез полк” материаллары белән таныштырды һәм аларның бу хезмәте үзе дә бер батырлык булуын искәртте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International