13 нче ноябрь көнне Тойгуҗа авылы китапханәсе “Бөек Җиңүнең яшь каһарманнары“ дип аталган акция кысаларында “Аларның исемнәре һәм батырлыклары онытылмады” исемле китап буенча Бөек Ватан сугышында олылар белән беррәттән балаларның да немец - фашист илбасарларыннан илебезне азат итүдә күрсәткән батырлыклары турында кычкырып уку үткәрде. Китап укудан алган тәэсирләрен балалалар кәгазь битләрендә рәсем ясап та сурәтләделәр.