Татар китапханәче, 7нче балалар бакчасы белән берлектә, “Көзге байлык-муллык” дигән танып белү сәгате үткәрделәр.
Китапханәче сабыйлар белән табигатьтәге үзгәрешләр, җыеп алынган уңыш турында әңгәмә уздырды, китаплар һәм журналларның көзге саннары белән таныштырды. Кәрҗиндәге җиләк-җимешләр турындагы табышмакларга балалар җавапларны тиз таптылар, аларның татарча атамаларын да искә төшерделәр, җөмләләр төзеделәр. Көзнең иң зур байлыгы – икмәк турында видеоязма карап, ипи кадере турында да сөйләшү уздырылды.