Район башлыгы Валерий Чершинцев Татарстанның Инвестицион совет утырышында катнашты.

2020 елның 18 ноябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Инвестицион советының чираттагы утырышы узды. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Мәскәүдә. Муниципаль берәмлекләр — утырышта катнашучылар-видеоконференцэлемтә аша тоташтырылган иде.

Утырышта шулай ук Менделеевск районы башлыгы Валерий Чершинцев катнашты.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, яңа коронавирус инфекциясе таралуга бәйле агымдагы вәзгыять предприятиеләр икътисады өчен тискәре нәтиҗәгә ия. Әмма Татарстан инвестицияләр җәлеп итү һәм яңа проектларны гамәлгә ашыру эшен дәвам итә.

ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина хәбәр иткәнчә, 2020 елның беренче яртыеллыгында Россиядә чит ил инвестицияләре күләме, 2019 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 90% ка кимегән. Татарстанда чит ил инвестицияләре күләме агымдагы елның 6 аенда 78,8% ка кимегән. Татарстанда төп капиталга инвестицияләр 2020 елның 6 аенда бюджеттан тыш чыганаклардан 12,5% ка кимегән (2019 елның шул ук чоры белән чагыштырганда).

Талия Миңнуллина ТР Төзелеш министрлыгы белән берлектә эшләнгән «Татарстан Инвестицияләр контроле» системасын тәкъдир итте. Инвестицияләр контроле системасы тест режимында эшли.

ТР ИҮА җитәкчесе шулай ук инвестицион эшчәнлеккә кагылышлы федераль законнардагы яңалыклар һәм механизмнар турында сөйләде.

Аннары тәкъдим ителгән инвестицион проектлар турында фикер алыштылар.

Чыганак: http://rt-online.ru/minnihanov-provel-zasedanie-investitsionnogo-soveta-tatarstana-2/
© Республика Татарстан " Газетасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International