2020 елның 16 ноябреннән 17 ноябренә кадәр Әгерҗе шәһәрендә 2011 елгы яшүсмерләр командалары арасында футбол буенча Татарстан Республикасы беренчелегенең зона этабы узды. Ярышларда Алабуга (Олимп), Актаныш (Иман), Менделеевск (Батыр), Алабуга (Старт), Минзәлә (Олимп), Агрыз (Спутник), Әгерҗе (Олимп), Әгерҗе (Олимп -2) шәһәрләреннән командалар катнашты. "Батыр" командасы уен нәтиҗәләре буенча 8 команда арасында 5 нче урынны яулады!