Менделеевскида ишегалларының тоталь дезинфекциясе яңартылды

2020 елның 19 ноябре, пәнҗешәмбе

«Нептун » идарәче компаниясе директоры Руслан Сәйфуллин хәбәр иткәнчә, дезинфекция эше һәр көнне шәһәрнең барлык ишегалларының планы буенча алып барыла. - Идарәче компания хезмәткәрләре барлык торак йортларны да колачларга тырышалар. Аерым алганда, ИК хезмәткәрләре подъездларны, баскыч мәйданчыкларын, керү ишекләрен, ручкаларны, култыксаларны эшкәртә. Иртәдән эшкә керешкәндә, алар барлык санитар-эпидемиологик таләпләрне үти, - дип хәбәр итте Сәйфуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International