Бүген район хакимиятендә район башлыгы Валерий Чершинцев, район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева һәм Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Абдуллин рәислегендә атна саен йомгаклау планеркасы узды. Киңәшмә барышында "Безнең ишегалды" программасы кысаларында урамнарны яктырту мәсьәләсе каралды. Район башлыгы белән бергәләп капиталь ремонттан соң, киләсе атнадан йортларны йөреп чыгачак. Аннары Яңа елга әзерлек мәсьәләсе буенча фикер алыштылар. Киңәшмәдә шулай ук гражданнар мөрәҗәгатьләре, хатларны үтәү һәм контроль мәсьәләләр буенча сораулар күтәрелде.