Реабилитантлар үзләренең яшьлек җырларын, музыкаль инструментларны, бию композицияләрен һәм биюләрне искә төшерделәр. Җавап биреп кенә калмадылар, үзләре дә нәрсә дә булса башкарып, биеп тә карадылар. Шигырьләр, музыкаль клиплар кичәне тулыландырып, кәефне күтәрде. Чара ахырында яңгыраган рәхмәт сүзләре аның соңгы ноктасы булды.