Сәламәт булу серләре

2020 елның 25 ноябре, чәршәмбе

24 нче ноябрь көнне Песәй мәдәният йортында авылыбызның фельдшеры Әлфия Кабирова белән очрашу үткәрелде. "Сәламәт булу серләре" дип аталган мәгълүмати сәгатькә мәктәп укучылары чакырылган иде. Алар бик күп кенә файдалы кинәшләр ишеттеләр: дөрес итеп туклану серләре, сәламәт булу өчен үтәлергә тиешле таләпләр һ.б. Балалар бүгенге көндә бигрәк тә актуаль булган сорауларга җаваплар да ишеттеләр. Әлеге очрашуга килеп, сәламәтлек турында үткәргән әңгәмәсе өчен, шәфкать туташыбыз Әлфия ханымга олы рәхмәтләребезне җиткерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International