Менделеевскта 2021-нче елны Гаилә елы дип игълан иттеләр

2020 елның 26 ноябре, пәнҗешәмбе

Бу хакта Иҗтимагый совет утырышында хәбәр иттеләр.

Район ГХАТ бүлеге бинасында Иҗтимагый совет утырышы узды, анда 2021 елга чаралар планы турында фикер алыштылар.

Иҗтимагый совет рәисе Марат Зарипов хәбәр иткәнчә, район башлыгы Валерий Чершинцев тәкъдиме белән районда 2021 нче Гаилә елы дип игълан ителгән.

Шулай ук мәгариф, спорт һәм мәдәният линиясе буенча чаралар оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Очрашуда район ЗАГС бүлегендә аерылышулар вакытында булган мәсьәләләрне хәл итү өчен гаилә психологын эзләү мәсьәләсе каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International