Хөрмәтле Менделеевск халкы! Менделеевскида кар чистарту мәсьәләләре буенча "кайнар линия" эшли башлады. Әгәр дә Сездә сораулар, ишегалларында кар җыештыру буенча шикаятьләр булса, кайнар линиягә түбәндәге телефон аша мөрәҗәгать итә аласыз: (85549) 2-18-44. Шәһәр хуҗалыгы буенча башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Метальников сүзләренә караганда, гаризалар «Нептун» идарәче компаниясе белән бергә эшкәртелә.