Бүген район хакимиятендә район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева рәислегендә онлайн режимында иртәнге планерка булды.
Киңәшмә барышында авыл җирлекләрендә һәм шәһәрдә Яңа елга әзерлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хәбәр итүенчә, бүгенге көндә эшсезлек дәрәҗәсе 1,1% тәшкил итә. Шулай ук 4 декабрьдә "Юность" мәдәният йортында вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак.
Район үзәк хастаханәсе хәбәр итүенчә, кичәге көндә бушлай медикаментлар китерү буенча 31 рецепт язганнар, аны #МыВместе штабы волонтерлары да алып килә.
Шулай ук исегезгә төшерәбез, өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм күрсәтү өчен «Кайнар линия» эше дәвам итә. 65 яшькә кадәрге өлкән кешеләр беренче чиратта кирәкле азык-төлек продуктлары, дарулар һәм башка сораулар белән 8 (85549) 2-00-76 телефоны буенча мөрәҗәгать итә алалар.
ЗАГС мәгълүматларына караганда, учреждение базасында Яшь гаилә мәктәбен формалаштыру процессы бара.
Аннары шулай ук Шәһәрне төзекләндерү һәм контроль йөкләмәләрне үтәү мәсьәләләре каралды.
Исегезгә төшерәбез, җәмәгать урыннарында битлекләрне йөртү һәм дистанцияне үтәү дәвам итә.