Халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара комиссия утырышы

2020 елның 27 ноябре, җомга

2020 елның 26 ноябрендә Менделеевск муниципаль районында халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча ведомствоара комиссия утырышы булды.

Комиссия утырышында Менделеевск муниципаль районы буенча хезмәт хакы бурычларын мониторинглау, шулай ук Менделеевск муниципаль районы гражданнары тарафыннан законсыз эшмәкәрлек эшчәнлеге алып бару мәсьәләләре каралды.

Исегезгә төшерәбез, легаль булмаган эшмәкәрлек эшчәнлеге өчен Россия законнарында салым, административ һәм җинаять җаваплылыгы каралган. Законсыз эшкуарлык өчен штраф ким дигәндә 500 сум тәшкил итәчәк. Әмма штраф күләме ике йөз мең сумга кадәр җитәргә мөмкин.

Хезмәт законнарын һәм хезмәт хокукы нормаларын үз эченә алган башка норматив хокукый актларны бозган өчен шулай ук федераль законнарда билгеләнгән тәртиптә граждан-хокукый, административ һәм җинаять җаваплылыгы каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International