«Благоустройство» МУП хезмәткәрләре төзелеш эшләре алып баралар.
Мәдәният сарае мәйданында кар таулары төзелә. «Благоустройство» МУП хезмәткәрләре мәйданны махсус техника белән чистарталар.
«Благоустройство» МУП директоры Рафаэль Сабитов хәбәр иткәнчә, бу атнада биредә балалар йөри алырлык кар тауы барлыкка киләчәк.
Шәһәр урамнарын кардан чистарту көн саен башкарыла.
Чыганак: Менделеевск яңалыклары.