Песәй мәдәният йорты китапханә белән берлектә Әниләр көненә багышланган "Ана җылысы" дигән әдәби-музыкаль кичә үткәрде. Әлеге очрашуда әниләргә багышланган җырлар, шигырьләр яңгырады. Кызыклы конкурслар, дәртле биюләр бәйрәмгә аерым ямь өстәделәр. Ана исемен горур йөрткән ханымнарга алга таба да сәламәтлек, матур тормыш кына телисе килә.


