Иртәнге киңәшмә онлайн режимында

2020 елның 2 декабре, чәршәмбе

Бүген район хакимиятендә район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева рәислегендә онлайн режимында иртәнге планерка булды.

Киңәшмәдә Менделеевск районында боз шугалакларын әзерләү башлануы турында хәбәр иттеләр. Әйтик, кичә "Ушковские островах"да яңа шугалак салдык.

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хәбәр итүенчә, бүгенге көндә эшсезлек дәрәҗәсе 1,06% тәшкил итә. Шулай ук 4 декабрьдә "Юность" мәдәният йортында вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак.

Инвалидлар декадасы башланды. Декада кысаларында төрле чаралар үткәреләчәк: төрле мастер-класслар, концерт тамашалары, спектакльне күрсәтү һәм башкалар. 

Идарәче компания хәбәр итүенчә, кичәге көндә 10 гариза кабул ителгән.

Ләйсән Галиева билгеләп үткәнчә, шәһәрдә һәм авыл җирлекләрендә юлларны чистарту мәсьәләсенә җитди карарга кирәк.

Шулай ук исегезгә төшерәбез, өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм күрсәтү өчен «Кайнар линия» эше дәвам итә. 65 яшькә кадәрге өлкән кешеләр беренче чиратта кирәкле азык-төлек продуктлары, дарулар һәм башка сораулар белән 8 (85549) 2-00-76 телефоны буенча мөрәҗәгать итә алалар.

Аннары шулай ук Шәһәрне төзекләндерү һәм контроль йөкләмәләрне үтәү мәсьәләләре каралды.

Исегезгә төшерәбез, җәмәгать урыннарында битлекләрне йөртү һәм дистанцияне үтәү дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International