Бүген район хакимиятендә район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева рәислегендә онлайн режимында иртәнге планерка булды.
Бүген, 3 декабрьдә, Юристлар көне билгеләп үтелә.
Киңәшмәдә район авыл җирлекләрендә гражданнарның үзара салымы, билгеләнгән эшләрне башкару өчен подрядчы оешмаларны җәлеп итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Исегезгә төшерәбез, 2020 елның 14 декабрендә җирле вакыт белән 12 сәгать 00 минуттан 20 сәгать 00 минутка кадәр Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне үткәрелә.
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хәбәр итүенчә, бүгенге көндә эшсезлек дәрәҗәсе 1,06% тәшкил итә. Шулай ук иртәгә, 4 декабрьдә, "Юность" мәдәният йортында вакансияләр ярминкәсе узачак.
Идарәче компания хәбәр итүенчә, кичәге көндә Тукай урамы,7 адресы буенча урнашкан авария хәлен бетерү буенча эшләр башкарылды.
Авыл хуҗалыгы өлкәсендә техника ремонты, яңа техника һәм ашламалар сатып алу эшләре бара, дип хәбәр ителә.
Шулай ук исегезгә төшерәбез, өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм күрсәтү өчен «Кайнар линия» эше дәвам итә. 65 яшькә кадәрге өлкән кешеләр беренче чиратта кирәкле азык-төлек продуктлары, дарулар һәм башка сораулар белән 8 (85549) 2-00-76 телефоны буенча мөрәҗәгать итә алалар.
Аннары шулай ук Шәһәрне төзекләндерү, яңа елга бизәү һәм контроль йөкләмәләрне үтәү мәсьәләләре каралды.
Исегезгә төшерәбез, җәмәгать урыннарында битлекләрне йөртү һәм дистанцияне үтәү дәвам итә.