Хөрмәтле юристлар, юридик хезмәт хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне һөнәри бәйрәмегез-Юрист көне белән котлыйм!
3 декабрь-Юрист көне. Бу бәйрәм эшчәнлекнең төрле өлкәләрендәге юристларны берләштерә: хокук белгечләре һәм судьяларны, юрисконсультларны, Адвокатлар һәм нотариусларны, башка юридик белгечлек хезмәткәрләрен. Алар барысы да район гражданнарының хокукларын һәм ирекләрен яклауга хезмәт итә.
Сезнең һөнәр һәрвакыт иң мактаулы һәм әһәмиятле һөнәрләрнең берсе булып санала, сезгә бөек миссия йөкләнгән – ирек, гаделлек һәм демократиянең югары идеалларын яклау, гражданлык җәмгыяте төзүгә үз өлешегезне кертү.
Бу мөһим бурычларны үтәү өчен тирән һөнәри белем, даими камилләшү, нык һәм җентекле хезмәт кирәк.
Сезнең намуслы хезмәтегез, югары һөнәри осталыгыгыз, тупланган тәҗрибәгез, максатчанлыгыгыз һәм энергиягез һәрвакыт хокук өстенлеген тәэмин итүнең ышанычлы нигезе булып хезмәт итәр дип ышанам.
Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, җәмгыять һәм дәүләт өчен мөһим һәм кирәкле эшегездә яңа һөнәри казанышлар телим. Бәйрәм белән!