3 декабрьдә “Советлар Союзы Герое М.С.Фомин исемендәге 1 нче урта мәктәбендә” билгесез солдат көненә багышланган бердәм батырлык дәресе узды. Барлык сыйныфларда берьюлы класс сәгатьләре узды, аларда балаларны бу көн тарихы белән таныштырдылар. Бөек Ватан сугышы фронтларында һәлак булучылар һәм хәбәрсез югалганнар турында мәгълүматлар китерелде. Сугыш кырларында калган һәркемне бер минутлык тынлык белән искә алу дәресләре тәмамланды. Дәрестән соң яшь армиячеләр Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр салдылар.