Татарстанда 31 декабрьдә ял көне дип игълан ителде

2020 елның 4 декабре, җомга

31 декабрь урынына шимбә, 26 декабрь эш көне булачак. Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов боерыкка кул куйды.

Сүз Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан билгеләп куелган һәм азат ителә торган Татарстан Республикасы дәүләт вазыйфаларын биләүче затлар, шулай ук Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларын һәм башка вазыйфаларны биләүче затлар турында бара.

Имзаланган документта республика территориясендә урнашкан оешмалар җитәкчеләренә эш вакытын яңа тәртиптә оештыру мөмкинлеген карарга тәкъдим ителә.

Рәсми рәвештә Яңа ел кануны РФдә ял көне булып тормый.

Исегезгә төшерәбез, Россиядә Яңа ел бәйрәмнәре хөрмәтенә гражданнар 2021 елның 1 гыйнварыннан 10 гыйнварына кадәр ял итәчәк.

Чыганак: Менделеевск яңалыклары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International