«Яшьлек» МЦ базасында Халыкара Добровольцев көненә багышланган «МыВместе» штабы волонтерларын бүләкләү тантанасы узды. Волонтерларга котлау сүзләре белән ТР Дәүләт Советы депутаты Эдуард Шәрәфиев, район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Екатерина Ямалеева мөрәҗәгать итте. - Сезнең авыр хезмәтегез, кайчак сизмәгән дә - бәяләп бетергесез. Кешеләргә бертуктаусыз өмет һәм ышаныч белдереп, кояш нурлары булып торыгыз, - диде Эдуард Сөләйманович. Чара барышында шәһәр һәм район волонтерлары Рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде. Чыганак: Менделеевск яңалыклары.