3нче декабрьдә Тойгуҗа авылы китапханәсе Халыкара физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр көне уңаеннан “Тормыш матур һәм ул дәвам итә” дип аталган кичә - очрашу үткәрде.
Китапханәче тормышта төрле сәбәпләр аркасында физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең булуы һәм аларның һәрдаим безнең ярдәмебезгә, яхшы мөгаләмәбезгә, җылы сүзебезгә мохтаҗ булуларын искә төшереп, залда утыручыларны бер - берләренә итәгатле булып, игелекләр кылып яшәргә өндәде. Күргәзмәгә куелган Фәнис Яруллин, Фазыл Шәех, Кәүсәрия Шафикова, Гакыйл Сәгыйров, Мария Логинова кебек шагыйрьләрнең тормышы турында мәгълүмат алып, китапларына күзәтү ясадылар һәм шигырьләрен укыдылар.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)