15 декабрьдә 18 сәгатьтә ЗАГСта «Яшь гаилә мәктәбе» проекты старт ала. Катнашыр өчен никахта үз мөнәсәбәтләрен ныгытырга омтылучы яшь гаилә парлары, шулай ук ныклы гаилә булдырырга теләүче гражданнар чакырыла. Әлеге чарада сәламәтлек саклау өлкәсе белгечләре, психолог, торак ипотекасы буенча белгечләр, руханилар катнашачак. Һәркем кызыксынган күп кенә сорауларга җавап ала ала. Чыганак: Менделеевск яңалыклары.