5 нче декабрьдә Тойгуҗа авылы китапханәсе ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТАССРның халык артисты мәшһүр композитор Салих Сәйдәшевның тууына 120 ел тулу уңаеннан “Татар халкының күңелендә һәм йөрәгендә” дип аталган әдәби - имузыкаль сәгать үткәрде.
Китапханәче залдагыларга аның тормышындагы һәм иҗатындагы кызыклы, әһәмиятле вакыйгалар турында сөйләде, Салих Сәйдәшеның өч томлык музыка әсәрләре тупланган китабы белән таныштырды. Салих Сәйдәшевның классик марш тантанасына милли лирика да кушылган чын татар маршы “Кызыл армия маршын”, “Зәңгәр шәл”дән Булат һәм Мәйсәрә җырларын тыңладылар. Ә “ Хуш, авылым”, “Укучылар вальсы”, “Тынычлык турында җыр”, Совет армиясе җырын” үзләре бергәләп башкардылар, композиторга багышланган шигырьләр укыдылар.
.jpg)
.jpg)
.jpg)